news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда өеннән чыгып китеп югалган 83 яшьлек әбине тапканнар

Башкортстанның Зианчура районында өеннән чыгып китеп югалган 83 яшьлек хатын-кызны тапканнар. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Элмәле авылында яшәүче, акыл зәгыйфьлегеннән интегүче әби 8 октябрьдә өеннән чыгып киткән булган. Кичен кайтмагач, якыннары ашыгыч хезмәтләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Аны эзләүдә Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты коткаручылары, полиция хезмәткәрләре, волонтерлар һәм җирле халык катнашкан.

Бүген югалган әбине авылдан өч чакрым ераклыкта, чокырлар арасында җирле көтүче тапкан. Әби кырда берничә тәүлек үткәрүенә дә карамастан, үзен яхшы хис иткән, аңа медицина ярдәме таләп ителмәгән, дип хәбәр иттеләр Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитетында.

news_right_1
news_right_2
news_bot