news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«823 километр» фильмы әзер, ләкин премьерага кадәр фестивальләргә җибәреләчәк

«823 километр» фильмы әзер, ләкин премьерага кадәр фестивальләргә җибәреләчәк

Әмирхан Еники хикәяләре нигезләнгән «823 километр» фильмы «Мир» кинотеатрында премьера алдыннан ябык күрсәтелде. Әлегә премьера һәм прокат вакыты билгеле түгел.

«Бу премьера түгел. Фестивальләрне үтми торып без премьера ясамыйбыз. Бу фокус-төркемгә ябык күрсәтү. Бирегә фильмны төшерүгә катнашы булган һәм татар киносына битараф булмаган кешеләр җыелган», – диде фильмның продюсеры, «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова.

Фильм татар әдәбияты классигы Әмирхан Еники әсәрләре мотивлары буенча режиссерлар Ирек Хафизов һәм Әмир Галиәскаров тарафыннан төшерелгән.

Фильмда Әмирхан Еникиның өч әсәре – «Кем җырлады», «Матурлык» һәм «Бер генә сәгатькә» хикәяләре берләштерелгән. Валерея Байкиева тарафыннан рус телендә язылган киносценарийны Әмирхан Еники иҗатын өйрәнүче әдәбият галиме Гөлфия Гайнуллина язучы теленә якынлаштырып тәрҗемә иткән.

«Барысын да эшләп чыккансыз – булдыргансыз. Сценарийны тәрҗемә итүче буларак, мин Әмирхан Еникиның үз текстларын кертүне дә кирәк дип таптым. Кайбер өлешләрдә Әмирхан Еники әсәрләреннән шушы текстка туры килгән өлешләрне кертеп урнаштырдым һәм кирәк дип санадым», – диде Гөлфия Гайнуллина.

Галимә кинода яшьләрнең катнашуын билгеләп үтте. «Әмирхан Еникидән башланган хезмәт юлыгыз югары үрләргә күтәреләчәк. Бер тапкыр Әмирхан Еники теленә кагылсагыз, сез аны онытмассыз», - диде ул.

Фильмны карарга Әмирхан Еникинең кызы Флера һәм туганнары да килгән иде. Ул фильмны төшерүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде һәм кайбер җитешсезлекләр турында фикерләрен әйтеп үтте.

«Мин Ирек Хафизов өчен бик борчылдым. Ул бит беренче тапкыр кино төшерә. Кинода чынлык та, фальшь та бик тиз күренә – алдашып булмый. Иң мөһиме – атмосфера бар. Минем дә әтием белән шундый ук конфликт булды. Ә инде фильмның үзенә килгәндә, әйтелеп бетмәгән урыннар, буш диалоглар бар», - диде Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров. 

Ул фильмда катнашкан артистларга, аерым алганда, Илдар Хәйруллин белән Алсу Гайнуллинага рәхмәтләрен җиткерде, аларны фильмның бизәге дип атады.

Фильм буенча киносценарист Мансур Гыйләҗев, Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да фикерләрен җиткерде. 

  • Фильм «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар)» Татарстан Республикасы дәүләт программасы хисабына төшерелгән.
  • Фильмда Татарстан Республикасының халык артистлары – Илдар Хәйруллин, Алсу Гайнуллина, Илдус Әхмәтҗанов, Әзһәр Шакиров, Фәнис Җиһаншин, Татарстан Республикасының атказанган артистлары – Әлфия Хәсәнова, Гөлчәчәк Хафизова катнаша. Фильмда яшь буын артистларын Зөлфәт Закиров, Резеда Сәләхова, Илсаф Гыйззәтуллин тәкъдим итә, ә массакүләм күренешләрдә театр көллияте студентлары һәм Корсабаш авылы укучылары катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100