Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
800дән артык казанлы ВИЧ инфекциясенә тест үткәрү акциясендә катнашкан
6 кешедә тест уңай нәтиҗә биргән.
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Казанда түләүсез ВИЧ инфекциясенә аноним тест үткәрү акциясе дәвам итә.
«Татар-информ» корреспондентына ТР СПИД Үзәгендә хәбәр итүләренчә, акция башланганнан бирле анда 826 кеше катнашкан, тикшерелгән алты кешедә ВИЧка тест уңай чыккан. Дүртесе диагнозларын белмәгәннәр һәм ТР СПИД Үзәгенә раслау өчен чакырылганнар. Әмма стандарт схема буенча контроль тикшерүгә бары икесе генә килгән. Аларның берсенең диагнозы, нәтиҗәдә, расланмаган, ул сәламәт булып чыккан.
ТР СПИД Үзәге вәкиле акция кысаларында тестлар экспресс-метод белән үткәрелүен, шуңа да кайчак ялган уңай нәтиҗә бирергә мөмкин, дип белдергән. « Әлеге метод 99 процент кына дөреслекне күрсәтә», – дип аңлаткан агенттлык әңгәмәдәше.
Сүз уңаеннан, ВИЧ инфекциясенә аноним тест үткәрү акциясе Казанда 30 октябрьгә кадәр дәвам итә. Үзеңнең ВИЧ-статусыңны һәр көнне 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр «Сувар Плаза» сәүдә үзәгендә белергә була.
Бүген Казан артыннан ВИЧ инфекциясенә аноним тест үткәрү акциясе Түбән Новгородта старт алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз