news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

800 мең татарстанлының иминият пенсиясе 5,4 процентка артачак

Үткән елгы инфляция дәрәҗәсе буенча Россиядә 1 февральдән иминият пенсияләре индексацияләнәчәк.

800 мең татарстанлының иминият пенсиясе 5,4 процентка артачак
Султан Исхаков

(Казан, 2 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Мотыйгуллина). Кулланучылар бәяләре артуыннан чыгып, 2017 елның 1 февраленнән Татарстанда эшләмәүче 800 мең пенсионерның иминият пенсиясе 5,4 процентка артачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фондының пенсияләрне билгеләү һәм яңадан исәпләүне оештыру бүлеге башлыгы Светлана Гайдук хәбәр итте.

Иминият пенсиясенең индивидуаль пенсия коэффициенты (пенсия баллы) 78,28 сум тәшкил итәчәк. Чагыштыру өчен: 2017 елның 1 февраленә кадәр ул 4 сумга азрак булган – 74,27 сум. Иминият пенсиясе белән бергә аңа билгеләнгән түләү дә 5,4 процентка индексацияләнәчәк. Нәтиҗәдә ул 4805,11 сум тәшкил итәчәк.

Татарстан Республикасы халкының өчтән бер өлеше пенсионерлар (1 млн 128,3 мең кеше). Аларның 80 проценты пенсия ала. Аны федераль бюджет финанслый. Татарстанда яшәүче пенсионерларның күпчелеге (миллионнан артык татарстанлы) иминият пенсиясен алучылар. 2017 елның 1 февралендә кертелгән яңалыклар нәкъ менә шуларга кагыла. Эшли торган пенсионерлар индексация кертелгән пенсиясе эшләүдән туктагач, ала башлаячак. Эшләүдән туктаган пенсионерларга түләү элеккечә кала, ягъни эштән чыгып, 3 ай үткәч, түләнә башлый.

“Пенсионер эшләүдән туктый икән, эштән азат ителү турында хәбәр иткән хезмәт кенәгәләрен, белешмәләрне безгә (Пенсия фондына) китерергә кирәкми. Без эш бирүчеләр Пенсия фондлары органнарына тапшырган мәгълүмат белән эш итәбез. Әгәр дә пенсионер 2017 елның гыйнварында эшеннән китә икән, эш бирүче февраль аенда бу хакта индивидуаль белешмә тапшыра. Ә март аенда без бу белешмәләрне һәр пенсионерның шәхси счетына таратабыз. Апрель аенда индексны исәпкә алып, пенсия түли башлау турында карар кабул итәбез. 2017 елның 1 маеннан пенсионер индексация исәпкә алынган пенсияне ала башлачак”, - дип аңлатты Светлана Гайдук.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100