Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
80 яше тулган пенсионерларның июньдә пенсияләре артачак
2026 елның май аенда 80 яшь тулган пенсионерларның июньдә пенсияләре артачак. Бу категория өчен, беренчедән, картлык буенча иминият пенсиясенә беркетелгән түләүне ике тапкыр арттыру, икенчедән, аңа 2025 елдан кулланыла торган тәрбия өчен өстәмә түләүне кертү каралган. Бу хакта «RT» белән сөйләшүдә Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин хәбәр итте.
Ул исәп-хисап мисалын китерде, моның түләүләр күләмендә ничек чагылыш табачагын аңлатты. Аның сүзләренә караганда, май аенда юбилеен билгеләп үткән 80 яшьлек пенсионерның картлык буенча иминият пенсиясе, билгеләнгән түләүне исәпкә алып, декабрьдә 34 145 сум тәшкил иткән булса, гыйнвар индексациясеннән соң 7,6 процентка сумма 36 740,02 сумга кадәр арткан.
Балынин ачыклык керткәнчә, февральдә һәм майда пенсионер шул ук сумманы алуын дәвам иткән, әмма июньдә түләү күләме 2026 елның маенда 80 яшькә җитү сәбәпле артачак.
Ул шулай ук искәрткәнчә, 2026 елның 1 гыйнварыннан картлык буенча иминият пенсиясенә теркәлгән түләү 9584,69 сум тәшкил итә, ә тәрбия өчен өстәмә – 1413,86 сум. Әлеге параметрларны исәпкә алып, эксперт билгеләп үткәнчә, июньдә мондый пенсионерның иминият пенсиясе күләме 47 738,57 сумга җитәчәк.
Балынин сүзләренчә, арттыру автомат рәвештә булачак, гаризалар бирү кирәкми, чөнки Россия Социаль фондында барлык кирәкле мәгълүматлар бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз