Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә түләү өчен 163 млрд сум акча бүлеп бирелгән
Министрлар Кабинеты резерв фондыннан 8 дән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләргә 163 млрд сумга якын акча бүлеп биргән. Бу карар хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.
«Россия территориясендә даими яшәүче социаль ярдәмгә мохтаҗ РФ гражданнарына, 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга 2022 елда айлык түләү өчен РФ Хөкүмәтенең резерв фондыннан 162 996 600 мең сум күләмендә бюджет ассигнованиеләрен бүлеп бирергә», диелгән документта.
Ярдәм 4,4 млн балага исәпләнгән.
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге бала тәрбияләүче гаиләләргә айлык түләүне гамәлгә кую турындагы боерыкка имза куйды. Бу ярдәмне сорап җан башына уртача керем күләме төбәк буенча яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләр мөрәҗәгать итә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз