news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

8 яшьлек кызны көчләүдә шикләнелгән кешенең фотороботы пәйда булды

Җинаять 11 декабрь көнне 16.00 сәгатьтә Побежимов урамында кылына.

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). 8 яшьлек кызны көчләүдә шикләнелгән кешенең фотороботы пәйда булды. Аны мессенджерлардагы ата-аналар төркемнәрендә тараталар.

Билгеләре: зәңгәр күзле, уртача буйлы - 160 сантиметр тирәсе, кара төстәге куртка һәм свитер, ак буйлы кара башлык, джинсы, кара ботинка, көрән перчатка кигән, уң колагы астында бөркет рәвешендәге татуировкасы бар.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы җинаятьнең 11 декабрь көнне 16.00 сәгатьтә Побежимов урамында кылынуы хакында хәбәр иткән иде. Побежимов урамындагы бер йорт чормасында билгесез ир-ат 8 яшьлек кызны көчли һәм качып китә.

Әлеге җинаятьтә шикләнелгән кешене күрүчеләр булса, (843) 221 45 02; 221 45 03; 9274264166 телефоннары буенча шалтыратуларын сорыйлар.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100