Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
8 сентябрьдән бирле беренче тапкыр доллар курсы 98 сумга кадәр артты

Сәүдә вакытында доллар курсы 8 сентябрьдән бирле беренче тапкыр 98 сумга кадәр артты. Бу хакта Мәскәү биржасы хәбәр итә.
Мәскәү вакыты белән 13:49 сәгатьтә доллар 1,27 процентка, ягъни 98,02 сумга кадәр күтәрелде. Шулай ук бүген евро курсы 20 сентябрьдән бирле беренче тапкыр 103 сумннан артып китте.
18 сентябрьдә Россия Президенты Владимир Путин 2024-2026 елларга федераль бюджет турындагы киңәшмәдә рубль йомшаруга һәм башка катлаулылыкларга карамастан, Россия икътисадын торгызу процессы уңышлы тәмамлануын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз