news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

8 ноябрьдә Казан Кремле музейлары һәм күргәзмә залларына керү бушлай булачак

8 ноябрьдә ТР башкаласы халкы һәм кунаклары Казан Кремленең музейларын һәм күргәзмә залларын бушлай карый алачак.

Кунаклар чират тәртибендә Татар халкы һәм ТР дәүләтчелеге тарихы музеенда, ТР Табигать тарихы музеенда, «Манеж» күргәзмәләр залында һәм Ислам мәдәнияте музеенда кабул ителәчәк.

«Эрмитаж-Казан» үзәгенә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр (санитар эшкәртү өчен тәнәфес – 13:30 дан 14:00 гә кадәр) һәр ярты сәгать саен узачак сеанслар буенча кереп була. Бер сессиягә килүчеләр саны 30 кешедән артмаска тиеш.

Казан Кремленең музейларына һәм күргәзмә залларына айның һәр беренче сишәмбесендә бушлай керергә була. Быел бу көн 1 ноябрьгә – мәктәп каникуллары чорына туры килә. Шуңа күрә экскурсияләр һәм мәдәни-белем бирү программалары үткәрүгә заявкалар күп булу сәбәпле, музейларга бару өчен бушлай көн 8 ноябрьгә күчерелә, дип аңлаттылар «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100