Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
8 марттан соң Татарстанда Covid-чикләүләрен гамәлдән чыгару хәл ителәчәк
Бәйрәмгә кадәр чикләүләрне бетерү эпидемия вазгыятен начарлатырга мөмкин, диләр Роспотребнадзорда.
(Казан, 1 март, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Коронавирус чикләүләрен йомшарту карарын март бәйрәменнән соң кабул итәчәкләр.
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе — республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина сүзләренчә, язгы бәйрәм вакытында чикләүләрне йомшарту эпидемиологик вазгыятькә тискәре йогынты ясарга мөмкин.
«Яңа карар республика гадәти эш режимына кайткач кабул ителәчәк», — дип вәгъдә итте Татарстан баш санитар табибы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз