news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

8 мартта Россиядә иске автомобильләрне утильләштерү программасы старт ала

Экспериментның максаты- яңа автомобильләр сату күләмен арттырып икътисади кризис шартларында илдә автомобиль сәнәгате үсешенә ярдәм итү

(Казан, 1 март, “Татар-информ”). Иске автотранспортны утильләштерү һәм Россиядә җитештерелгән автомобильләр исәбенә автопаркны яңарту мәсьәләсе иртәгә ТР Министрлар Кабинетында узачак традицион брифингта күтәреләчәк темаларның берсе булачак.
Журналистлар белән очрашуга ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Власов, “КАН-Авто” ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Сергей Чернов, “Соллерс-Чаллы” ААҖ баш инженеры Оксана Матюша, “Татвторчермет”, “Болгар-Автоваз” җәмгыятьләре, ЮХИДИ идарәсе, “Экоресурс”МУП вәкилләре чакырулы.
“Куллану вакыты чыккан һәм утильләштерүгә тапшырылучы автотранспортны яңага алмаштыруны стимуллаштыру, иске автомобильләрне җыю һәм утильләштерү системасын төзү буенча эксперимент уздыру турында” РФ Хөкүмәте карары нигезендә, быел илнең барлык төбәкләрендә 10 елдан искерәк автомобильләрне утильләштерү буенча эксперимент башлана. Программа нәкъ бер атнадан, 8 мартта старт ала. Иске автотранспорт хуҗаларыннан 1 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк.
Программа быел үзебездә җитештерелгән 200 мең автомобильне ташламалы нигездә сатуны күздә тота. Экспериментның максаты- яңа автомобильләр сату күләмен арттырып икътисади кризис шартларында илдә автомобиль сәнәгате үсешенә ярдәм итү, автомобильләр җыю предприятиеләрендә һәм сәнәгатьнең катнаш тармакларында эш урыннарын саклап калу. Болардан тыш, автотранспортны утильләштерү нәтиҗәсендә ил күләмендә 150 мең тоннадан артык металл ватыгын, 8 мең тонна резина, йөзләрчә тонна эшкәртелгән май һәм сыеклыкны икенчел чимал буларак әйләнешкә кертеп булачак.
Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 10 елдан искерәк булган 194 меңнән артык автомашина исәпләнә. Иске транспортын утильгә тапшыручылар 50 мең сумлык сертификат алачак. Ул Россиядә җитештерелгән (җыелган) яңа автомобиль сатып алганда гына файдаланыла ала. Бүген Россиядә шундый 66 модель автомобиль билгеләнгән.
Россия Хөкүмәте экспериментның 3 схемасын тәкъдим итә. Беренчесе- төп схема буларак карала. Иске автомобилен тапшырып, яңаны алырга уйлаган гражданнар , иске транспортын дилерга (сәүдә оешмасына) тапшыра. Сәүдә оешмасы үз чиратында ышаныч кәгазе нигезендә бу транспортны ЮХИДИ хисабыннан төшереп, аны утильләштерүгә юллый, хуҗасына утильләштерү турында таныклык тапшыра, аңа ташламалы шартларда яңа автомобиль сата.
Экспериментның икенче схемасы буенча, иске автомобиль хуҗасы транспортын җыю пунктына үзе тапшыра. Пункт ышаныч кәгазе нигезендә автомобильне хисаптан төшерә һәм утильләштерү турында таныклык бирә. Автомобиль хуҗасы шушы кәгазь белән яңа автомобиль сатып алу өчен дилерга мөрәҗәгать итә. Бу очракта иске автомобиль хуҗасы автомобильне пунктка китерү һәм утильләштерү чыгымнарын үзе капларга тиеш була. Утильләштерү бәясе 3 мең сумнан да артмаска тиеш дигән таләп куелган.
Өченче схемага килгәндә, иске транспортны ЮХИДИ хисабыннан төшерү, утильләштерүгә тапшыруны автомобиль хуҗасы үзе башкара. Бу процедураларны узганнан соң ул утильләштерү турындагы таныклыкны кулына алып, аның ике нөсхәсен 50 мең сумлык ташлама белән автомобиль сатып алуга килешү төзү өчен автодилерга тапшырырга тиеш була.
Экспериментта автомобиль җитештерүче заводлар, рәсми дилерлар, иске автомобильләрне сүтү предприятиеләре, ЮХИДИ катнаша.
Татарстанда иске автомобильләрне утильләштерү белән шөгыльләнәчәк предприятиеләр заявкалар әзерләп, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына юллаган. Алар - “Соллерс-Чаллы” ААҖ, “Болгар-Автоваз”,“Татвторчермет” ҖЧҖ, “Экоресурс” МУП. ТР Сәнәгат һәм сәүдә министрлыгы уздырган тикшерүләр бу предприятиеләрнең экспериментка катнашырга ныклы әзерлеген ачыклаган.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100