news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

8 мартта Россия буенча сәфәр өчен Казан – иң арзанлы шәһәр

8 мартта туристлар өчен Россиянең иң кыйммәтле шәһәре - Ярославль

  (Казан, 4 март, «Татар-информ»). 8 мартта Россия туристлары өчен Казан - иң арзанлы шәһәр, Татарстан башкаласы кунакханәләрендә яшәү уртача 2,4 мең сумга төшәчәк, дип хәбәр ителә Oktogo.ru. сайтында.
Россиянең онлайн-броньлау сервисы Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм көннәрендә сәфәр кылу өчен иң популяр шәһәрләрне һәм илләрне билгеләде. Рейтинг  мөстәкыйль рәвештә сәяхәт итүче туристларның 2015 елның 7-9 мартына кунакханәләр броньлау мәгълүматлары буенча төзелгән.

Аерым алганда, 8 Мартта сәфәр кылу өчен Россия туристлары сайлаган РФ шәһәрләре унлыгына Санкт-Петербург, Мәскәү, Сочи, Түбән Новгород, Казан, Бөек Новгород, Калининград, Екатеринбург, Переславль-Залесский һәм Пермь кергән. Сочидан тыш, Россиянең иң популяр курорт шәһәрләре - Ялта, Геленджик һәм Кисловодск.

8 мартта туристлар өчен Россиянең иң кыйммәтле шәһәре – Ярославль. Туристлар бу шәһәрнең кунакханәләрендә бер тәүлек яшәү өчен уртача 4,1 мең сум сарыф итәчәк. Ә Санкт-Петербург һәм Мәскәү кунакханәләрендә яшәү өчен тәүлегенә 3,1 мең һәм 3,6 мең сум түләргә кирәк булачак.
Мөстәкыйль рәвештә сәяхәт итүче россиялеләр ил буенча сәфәргә уртача 2,5 көнгә бара һәм Россия кунакханәләрендә яшәү өчен тәүлегенә уртача 3,2 мең сум сарыф итә.
Ялларга туристлар сайлаган шәһәрләр унлыгына Таллин, Истанбул, Прага, Хельсинки, Вильнюс, Лондон, Рига, Рим, Будапешт һәм Барселона кергән, ә иң популяр чит илләр унлыгына - Италия, Эстония, Төркия, Финляндия, Испания, Литва, Чехия, Мисыр һәм Таиланд.

news_right_1
news_right_2
news_bot