news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

8 мартның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов хатын-кызларны котлады, Әлфия Йосыпова “Ел хатын-кызы” бәйгесендә җиңде, “Яз гүзәле” матурлык һәм талант конкурсына йомгак ясалды.

Владимир Путин хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котлады / Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Президент шагыйрь Андрей Дементьев әсәреннән өзек укыды.

Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан гүзәл затларга мөрәҗәгать итте  / "Һәрчак мөлаем һәм гүзәл, нәзакәтле һәм горур булып калыгыз! Күңелегездә һәрчак яз булсын!" - дип мөрәҗәгать итте аларга Президент. 

Фәрит Мөхәммәтшин гүзәл затларны Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итте / Сез тормышыбызның барлык тармакларында югары үрләргә ирешеп кенә калмыйсыз, гаилә учагын да саклыйсыз, йортка ямь өстисез, диде парламент башлыгы.

Татаристика һəм тюркология югары мәктәбе директоры “Ел хатын-кызы” бәйгесендә җиңде / “Ел галимәсе” Әлфия Йосыпова галимнәр иҗтимагый эш белән дә шөгыльләнергә тиеш дип саный.

"Яз гүзәле" бәйгесе җиңүчесе тормыш максатын милләткә хезмәттә күрә / Казанда югары уку йортлары студентлары арасындагы бәйгедә Актаныш кызы Илсинә Тимерова җиңеп чыкты.

Алабугада «Коръән битләре» дигән күргәзмә ачылды / Күргәзмәдә XI йөздә пергаментта эшләнгән дүрт уникаль Коръән бите аерым урынны били.

Омскидагы «Иң яхшы килен» бәйгесендә татар кызы лидерлар арасында / Татар кызы Альбина Әхкәмова өченче урында.

Татарстанда өйдә тавыш бирү турында гаризалар кабул итү башланды / Участок сайлау комиссиясе әгъзалары сәламәтлекләре аркасында сайлау участогына килә алмаган кешеләр янына үзләре рәхим итәчәк.

“Ак Барс” Хабаровскида җиңү яулады / Казан командасына Гагарин Кубогы плей-оффының икенче раундына чыгарга тагын бер җиңү кирәк.

Ульяновскида рус режиссеры татарлар арасындагы катнаш никах турында фильм төшерә / Режиссер Владимир Болгов фильмда "Татар кешесе үз милләтеннән булмаган кешегә өйләнсә, балага нинди исем кушыла" дигән сорау куя.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100