news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

8 Март бәйрәме белән казанлыларны “Лойко” чегәннәр триосы котлаячак

7 март көнне С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында чегәннәрнең танылган “Лойко” триосы концерт бирәчәк.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). 7 март көнне С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында чегәннәрнең танылган “Лойко” триосы концерт бирәчәк. Кичә 8 Мартта билгеләп үтелә торган Халыкара хатын-кызлар көненә багышлана.
“Лойко” триосы – сәхнәдә инде 20 ел. Төркем Россия чегәннәренең музыкасын бөтен дөньяга таныта. Коллектив 1990 елда Лондонда актер һәм музыкант Сергей Эрденко тарафыннан оештырыла. «Лойко» Париж, Брюссел, Франкфурт, Будапешт, Нью-Йорк, Лондон, Вена шәһәрләрендә чыгыш ясый. Аурупаның музыка тәнкыйтьчеләре фикеренчә, "Лойко" триосы World Musicта их яхшы төркем дип табыла. "Лойко" Англия, Россия, Алмания һәм Бельгиядә уннан артык соло альбомын һәм DVD дискын әзерләп чыгара. Концерт программасында рус җырлары һәм романслары, чегән балладалары һәм импровизацияләр тәкъдим ителәчәк. Бу турыда Зур концерт залының концертлар бүлегеннән хәбәр иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100