Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
8 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстан Президенты яңа балалар бакчасын ачуда катнашты, Кол Шәриф мәчетендә "Татлы Рамазан" акциясе узды, Театрлар Сабан туе Әтнәдә була.
Рөстәм Миңнеханов Казанның "Весна" торак комплексында яңа балалар бакчасын ачты/ Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе 340 урынга исәпләнгән.
Еркин Тукумов Минтимер Шәймиевкә: Мин сезнең ярдәмгә өметләнәм/ Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Казахстанның Казандагы яңа Генераль консулы белән очрашты.
Кол Шәриф мәчетендә “Татлы Рамазан” кунакларын хөрмә белән сыйладылар/ Акциянең төп максаты - килгән кунакларның изге Рамазан ае традицияләренә һәм ислам дине кыйммәтләренә игътибарын җәлеп итү.
Ренат Ибраһимов Казанда эшлекле ифтарда катнашты/ Җырчы Мәскәүдә Кремль сараенда куйган юбилей концерты программасы белән Казанга киләчәк.
“Казан” милли-мәдәни үзәгендә татар рәссамнары күргәзмәсе ачыла/ Үз эшләрен Рифкать Вахитов, Фәрит Вәлиуллин, Булат Гыйльванов, Равил Заһидуллин, Рөстәм Хуҗин тәкъдим итә.
Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: В.Качалов исемендәге театр/ Спорт сөючеләргә Чемпионат көннәрендә Качалов театрында дүрт спектакль күрсәтеләчәк.
Республика театрлары Сабан туе быел Әтнәдә була/ Милли көрәш Батыры, тәкәдән кала, кыйммәтле бүләк – автомобильгә ия булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз