news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

8 июньдә Татарстанда яшенле яңгыр һәм температураның +29 градуска кадәр күтәрелүе көтелә

8 июньдә Татарстанда яшенле яңгыр һәм температураның +29 градуска кадәр күтәрелүе көтелә
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Шимбә, 8 июньдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, кайбер районнарда кыска вакытлы яңгыр явачак, урыны белән көчле һәм яшенле яңгыр яварга мөмкин.

Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә искән җил яшен вакытында 15-20 метрга кадәр көчәя.

Төнлә һава температурасы +7..+12, республиканың көнбатышында +17 градуска кадәр тәшкил итсә, көндез исә +24..+29 градуска кадәр күтәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot