news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чиләбе өлкә Сабантуе 8 июльдә Аргаяш районы Норкино авылында була

Чиләбе өлкә Сабантуе 8 июльдә Аргаяш районы Норкино авылында була
"Татар-информ" архивы

Чиләбе өлкәсе Сабантуе Аргаяш районы Норкино авылында 8 июль көнне була. Бу хакта Чиләбе өлкәсе Халыклар дуслыгы йорты «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Сабан туенда өлкәнең күп кенә районнарыннан килгән вәкилләр концерт программалары, күргәзмәләр, бәйге һәм спорт ярышларында осталыгын күрсәтәчәк.

Бәйрәмдә Татарстан һәм Башкортостан Республикалары делегацияләре булыр дип көтелә. Алар тулы бер шәһәрчекләр төзеп, сәүдә рәтләре ясый, концертларын тәкъдим итәчәк, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot