news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

8 һәм 9 майда Казанда муниципаль парковкалар бушлай эшләячәк

8 һәм 9 майда Казанда муниципаль парковкалар бушлай булачак. Бу Җиңү көнен бәйрәм итү белән бәйле. Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.

Шәһәрнең Транспорт комитеты хәбәр иткәнчә, Мулланур Вахитов урамындагы муниципаль парковка һәм «Кәҗә бистәсе» метро станциясендәге җир асты паркингы гадәти режимда эшләячәк.

Исегезгә төшерәбез, ял көннәрендә, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, шулай ук бәйрәм көннәрендә муниципаль парковкалардан бушлай файдаланырга мөмкин. Эш көннәрендә түләү 8:00 дән 19:00 гә кадәр алына.

news_right_1
news_right_2
news_bot