news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

8 гыйнварда «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты старт ала

8 гыйнварда «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты старт ала
Фото: tatar-congress.org

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан Татарстанда «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты старт ала. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 8 гыйнвардан башлап «Тукайны бергәләп укыйбыз» масштаблы республика проектына старт бирә.

Проект кысаларында бөтен республика буенча китапханәләр базасында махсус әдәби клублар эшли башлаячак. Пәнҗешәмбе көннәрендә атналык очрашулар Тукайның шигъри мирасын укуга һәм өйрәнүгә багышланачак. Катнашучылар аның татар һәм рус телләрендәге әсәрләре дөньясына чума алачак.

Укулар Габдулла Тукайның «Туган тел» исемле мәшһүр шигыреннән башлана, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot