news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

8 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Шиһабетдин Мәрҗанига музей ачылды, Татарстанда Онлайн энциклопедия әзерләнә, Польша татарларының "Мөселман календаре" басылып чыкты.

Рөстәм Миңнеханов соципотека буенча торак алган чаллыларны яңа өйгә күчүләре белән котлады/ Бүген яңа йортка 183 гаилә күчә. Фатирларны бюджет өлкәсе, җирле предприятиеләр хезмәткәрләре һәм махсус грант откан табиблар алды.

«Татар җыры – 2017» фестиваленең номинантлары билгеле булды/ Быел лауреатлар исемлегендә җырчы Ришат Тѳхвәтуллин да бар.

Польша татарларының "Мөселман календаре" басылып чыкты/ Календарьда мөселманнар, татарлар тормышына кагылышлы истәлекле даталар турында мәгълүматлар да бар.

Татарстанда Онлайн энциклопедия әзерләнә/ Онлайн энциклопедия “Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу” дәүләт программасы кысаларында әзерләнә.

Энгель Фәттахов Актаныш Башкарма комитеты башлыгы вазифаларын башкаручы итеп сайланды/ Район башлыгы Фаил Камаев бу вазифадан китте.

Коръәннең хәзерге татар телендә тәфсире әзерләнә/ 2018 елда Изге Китапны татар телендә бер томда чыгарырга ниятлибез, ди мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин.

Арча районы Ташкичү авылы төп мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗанига беренче музей ачылды/ Бу вакыйга Ташкичү авылы өчен генә түгел, Татарстан һәм татар дөньясы өчен зур тарихи бәйрәм буларак бәяләнде.

Казанда беренче “СтартУМ” мәктәбе ачыла/ 20 декабрьдә Казанның Себер Тракты урамында ачылачак өстәмә белем мәктәбендә укытуда кытай методлары кулланылачак.

Владимир өлкәсе татарлары: Татарлар бер буында югалтканны, бер буында кайтара да ала/ Владимир өлкәсендә яшәүче милләттәшләр татар теле укытучысы эзләвен хәбәр итте.

Илдар Әбүзәров "Иске Татар бистәсе" арт-резиденциясенә Татарстан язучыларын да чакырды/ Казан һәм Татарстан турында әдәби һәм сәнгать әсәрләре иҗат итәргә мөмкинлек тудыру өчен оештырылган арт-резиденция беренче кунакларны кабул итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100