Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
8 айда дәүләт милкен һәм җирләрен арендалаудан республика бюджетына 70 млн. сумга якын түләүләр алынган
Дәүләт милкен сатудан 50 млн. 400 мең сум керем алынган
(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”). Агымдагы елның узган 8 ае эчендә дәүләт милкен һәм җирләрен арендалаудан республика бюджетына 70 млн. сумга якын түләүләр алынган. Бу саннар бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында узган оператив киңәшмәдә яңгырады.
Министрлык мәгълүматларына караганда, агымдагы елның гыйнвар-август айларында дәүләт милкен арендалаудан Татарстан казнасына 56 млн. 400 мең сум, дәүләт милкен сатудан -50 млн. 400 мең сум табыш кергән. Дәүләт җирләрен арендалаудан ел башыннан консалидацияләнгән казнага 62 млн. сумнан артык түләүләр алынган булса, шуның 13 млн. 280 меңе – республика казнасы өлешенә тигән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз