news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

8 августта Татарстанда җылы һава торышы урнашачак

Республиканың аерым районнарында яшенле яңгыр була һәм көчле җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

8 августта Татарстанда җылы һава торышы урнашачак
архив/Михаил Захаров

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 6 августта, Татарстанның күпчелек районнарында яңгыр көтелә, көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

«Төнлә һава температурасы +7..+12 градуска кадәр төшәчәк, көндез +1..+16 градустан югары булмаячак», - диелгән хәбәрдә.

7 августта төнлә 6 градустан 12 градуска кадәр җылы булачак, ә максималь температура 7 августта көндез +14...+19 градустан югарырак булачак. Төнлә урыны белән, ә көндез күпчелек районнарда яңгыр көтелә.

8 августта көндез +19...+24 градус җылы булачак. Республиканың аерым районнарында яшенле яңгыр була һәм көчле җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100