news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

8 августта Казанда спорт көне узачак

Казанда спорт көне 8 августта Бөтенроссия физкультурачылар көне кысаларында «Урам» экстрим-паркында узачак. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен 30дан артык спорт мәйданчыгы, 12 спорт төре буенча мастер-класслар, ярышлар һәм танылган спортчылар белән очрашулар әзерләнгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр итте.

Чыгыш ясаучы сүзләренә караганда, бәйрәм 8:30 да танылган спортчылар Светлана Липатова, Виринея Максимова һәм Матвей Занин үткәрәчәк массакүләм зарядкадан башлана.

Программада шулай ук Казан һәм Татарстанның иң яхшы командалары, «Рубин», УНИКС һәм «Зенит-Казан» профессиональ клублары уенчылары катнашында баскетбол буенча Бөтенроссия турниры да булачак.

Моннан тыш, пляж волейболы буенча ярышлар оештырыла, аннан соң спортчылар җанатарлар белән автограф-сессиядә очрашачак.

Актив ял яратучылар слэмбол, сикерү һәм самокатларда трюклар башкару, 30 килограммлы туп ыргыту, шулай ук ГТО комплексы нормативларын үтәү буенча ярышларда катнаша алачак. Өченче тапкыр сайклинг буенча марафон узачак, анда катнашучылар тизлек һәм дистанция буенча махсус велосипедларда ярышачаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot