Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Әлмирә Әдиятуллинага багышланган «Фидакарь мөслимә» китабы тәкъдим ителәчәк
8 августта «Ярдәм» мәчетендә Әлмирә Әдиятуллинаның ел ашы була.
8 август көне «Ярдәм» мәчетендә Әлмирә Әдиятуллинаның ел ашы узачак. Шунда ук аңа багышланган «Фидакарь мөслимә» дигән китап тәкъдим ителәчәк.
Әлеге китапны төзүче мөхәррир Вәсилә Рәхимова аның эчтәлеге турында сөйләде. «Китапта Әлмирә апа белән фикердәшләр булган, аның белән иҗтимагый-сәяси тормышта бергә тырышкан кешеләрнең истәлекләре, хатирәләре тупланган. Беренче бүлек «Йөрәк кушканча яшәү» дип атала. Биредә Әнвәр Хәйринең «Легендарная женщина» , Габдулла Галиулланың «Милләт хәзинәсе» дигән язмалары урын ала. 21 танылган шәхеснең Әлмирә апа турында истәлекләре барланган», – диде мөхәррир.
«Чишмә башы» дигән икенче бүлектә Әлмирә Әдиятуллинаның бала чагы, авылда яшәве, студент еллары, шәхес буларак формалашуы турында мәгълүмат урын алган.
Өченче бүлектә Әлмирә Әдиятуллина 20 ел чыгарган «Мөслимә» газетасыннан игътибарга лаек булган сигез материалы бар.
Дүртенче бүлектә мөслимәнең гаилә альбомыннан фотографияләр урын алган.
Вәсилә Рәхимова әйтүенчә, китап Шиһабетдин Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәлалетдин һәм «Ярдәм» мәчете Илдар хәзрәт Баязитов спонсорлыгында чыгарылган.
- Әлмирә Әдиятуллина – «Совет мәктәбе», «Азат хатын» журналларында, «Бәйсезлек» газетасы журналисты. Татарстан Республикасы Диния нәзарәтендә матбугат эшләре җитәкчесе (1994-1998). Татар иҗтимагый үзәгенең Солдат ата-аналарын яклау комитеты рәисе. 1997 елдан «Мөслимә» журналы баш мөхәррире. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы Мөселман хатын-кызлар ассоциациясе рәисе. Ул узган елны 83 яшендә вафат булды. Бу хакта «Татар-информ» язган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз