news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

8 апрельдә Татарстанда стрессны җиңү буенча кайнар линия эшләячәк

8 нче апрельдә Татарстан Иҗтимагый палатасында «Көндәлек тормышта стрессны ничек җиңәргә» дигән кайнар линия эшләячәк.

Республика халкы борчуны җиңеп чыгу, психик һәм физик сәламәтлекне саклау ысуллары турында сораулар бирә алачак. Теләүчеләргә рухи төшенкелек, борчылган вакытта кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләячәкләр.

Сорауларга ТР Иҗтимагый палатасының сәламәтлек саклау һәм экология комиссиясе вәкиле, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгеч-психиатры, академик В.М.Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсенең табиб-психотерапевты, Балалар республика клиник хастаханәсе психологы җавап бирәчәк.

Шалтыратулар 16:00 дән 18:00 гә кадәр +7(800)350-44-72 телефоны буенча кабул ителәчәк. Моннан тыш, 8 апрельгә кадәр сорауларны ТР Иҗтимагый палатасының интернет-кабул итү бүлмәсенә юлларга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot