Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хөкүмәт 8 дән 17 яшькә кадәрге балалар өчен түләүгә 27 млрд сумнан артык өстәмә акча бирә
8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләүләргә Россия Хөкүмәте өстәмә рәвештә 27,5 миллиард сум бүлеп бирәчәк. Шулай итеп балалы гаиләләр өчен пособиеләргә быел барлыгы 505 миллиард сум җибәрелә, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.
«Алар (гаиләләр – Т-и иск.) матди кыенлыкларны хәл итүдә дәүләттән адреслы максималь ярдәм алырга тиеш. Зинһар, моны барлык төбәкләрдә дә катгый үтәвегезне үтенәм», – дип белдерде Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин вице-премьерлар белән киңәшмәдә.
Премьер-министр яңа туган балалардан алып 17 яшькә кадәрге балаларга 2023 елның 1 гыйнварыннан бердәм универсаль пособие бирү планлаштырылуын искәртте.
Мишустин билгеләп үткәнчә, аны рәсмиләштерү һәм алу барлык гражданнар өчен дә җиңел һәм уңайлы булырга тиеш, һәм ул вице-премьер Татьяна Голиковадан һәм хезмәт министры Антон Котяковтан бу мәсьәләне шәхси контрольдә тотуларын сорады.
Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән, 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр 2022 елның апреленнән түләнә. Соңгы мәгълүматларга караганда, Россиядә аз керемле гаиләләрдә 5 миллионга якын бала тәрбияләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз