news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

8-16 яшьлек балалары булган гаиләләргә яңа пособие бирү тәртибен аңлаттылар

Гаиләдәге бер кешегә туры килгән уртача керем төбәктәге яшәү минимумыннан югарырак булмаска тиеш.

(Казан, 9 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 1 апрельдән 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче аз керемле гаиләләр яңа пособие алачак. Яңа төрле ярдәм чарасы баласын ялгыз үстерүчеләргә генә түгел, ә тулы гаиләләргә дә бирелергә мөмкин. Пособиене билгеләү тәртибен Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец аңлатты.

«Яңа түләүнең төп кагыйдәләре 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар өчен билгеләнгән пособие шартлары кебек. Гаиләдәге бер кешегә туры килгән уртача керем төбәктәге яшәү минимумыннан югарырак булмаска тиеш. Гаиләнең мөлкәте билгеләнгән исемлектән артмаска тиеш. Өлкән яшьтәге гаилә әгъзаларының исәп-хисап чорында расланган кереме булырга тиеш. Ә керем булмаган очракта, аның җитди сәбәбе булырга тиеш», — дип аңлатты омбудсмен.

Пособиегә гаризаны 2022 елның 1 маеннан дәүләт хезмәтләре порталында яки шәхсән тапшырырга мөмкин булачак. Ярдәм 1 апрельдән билгеләнә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100