Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
76 яшьлек машина йөртүче Казанда җәяүле хатын-кызны бәрдереп үтергән
Бүген Казанның Алтынов урамында юл-транспорт һәлакәтендә хатын-кыз һәлак була. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Хокук саклаучылар мәгълүматлары буенча, «Лада Ларгус» автомобиленең 76 яшьлек йөртүчесе Осиновская урамы буенча, Залесная урамы ягыннан Юдино бистәсе юнәлешендә барган. Алтынов урамында урнашкан җәяүлеләр кичүенә якынлашканда, автомобиль йөртүче 60 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Алган җәрәхәтләрдән ул урында ук үлә.
Фото: © Казан Дәүләт автоинспекциясе
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз