Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
75 яшьтән өлкәнрәк пенсионерларны транспорттан төшереп калдыруны тыярга тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасының гражданлык җәмгыятен үстерү комитеты җитәкчесе Яна Лантратова эчке эшләр министры Владимир Колокольцевка 75 яшьтән өлкәнрәк булган гражданнарны җәмәгать транспортыннан мәҗбүри төшерүне тыю тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта РИА Новости документка сылтама белән хәбәр итә.
«Минем тарафтан гамәлдәге законнарга төзәтмәләр әзерләнә, алар нигезендә автобустан, трамвайдан яки троллейбустан озатып йөрүче заттан башка баручы 75 яшьтән өлкәнрәк пенсионерларны, әгәр алар юл йөрү өчен түләүне яки ташламалы юл йөрү хокукын расламаган булса, мәҗбүри төшереп калдыруны тыю билгеләнәчәк», - диелә депутатның хатында.
Лантратова искәрткәнчә, хәзер закон 16 яшькә кадәрге балаларны һәм беренче төркем инвалидларны транспорттан озатып йөрүчеләрдән башка төшерүне тыя, әгәр алар түләү яки ташламаларны раслый алмаган очракта. Аның сүзләренчә, өлкән яшьтәге гражданнар өчен дә шундый ук яклау каралырга тиеш.
Депутат инициативаны кабул итү өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен өстәмә яклауны тәэмин итәргә, аларның социаль якланганлык дәрәҗәсен күтәрергә һәм аларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра торган вазгыятьне булдырмаска мөмкинлек бирәчәк, дип ышана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз