news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

72 яшендә әти булган Ильяс Фәхретдинов тормышы, уй-ниятләре турында – “Шәһри Казан”

Кызымны үстереп, үз кулларым белән кияүгә дә бирәчәкмен әле, ди бәхет баскан әти кеше.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, “Шәһри Казан”, Дилбәр Гарифуллина). Татарстанның Нурлат районында яшәүче 72 яшьлек бабайның кызы тууы турында язган идек. Хәбәрне үз авызыннан ишетергә теләп, без Ильяс абый Фәхретдиновның үзенә шалтыраттык.

Кызы Айнур быелның 29 июлендә туган.

- Туганда авырлыгы өч килограмм иде, бүген алты килограммны җыйды. Кызым-йолдызыма исемен үзем сайладым – ай кебек нурлы булсын дип, Айнур куштык. Сабыебыз миңа охшаган, холкын да күрсәтә башлады. Яныннан китеп торсаң, үз телендә ачулана, чакыра, - ди бәхетле әти.

Ильяс абый үзе 1944 елгы. Хатыны Тәнзилә (чын исеме Татьяна) 1978 елда туган. Яшь аралары – 34 ел, 11 ел бергә яшәп яталар.

- Тәнзиләдән бик уңдым, ул минем өчен чын тормыш иптәше. Аңа кадәр ике хатынга өйләндем. Беренчесеннән Вазих һәм Идрис исемле улларым туды. Вазих 33 яшендә автоһәлакәткә очрап вафат булды. Идрис Самарада яши, Куйбышев тимер юлы идарәсендә бүлек җитәкчесе булып эшли. Икенче хатынымнан Линар исемле улым бар. Ул Саба районында гомер итә. Бүгенге көндә өч оныгым бар, олысына - 11, уртанчысына - 6, иң кечкенәсенә – 1,5 яшь. Улларым белән аралашып торабыз, - ди Ильяс абый.

- Хатыныгыз белән ничек таныштыгыз? - дип кызыксынабыз аңардан.

- Ул вакытта авылда яши идем. Ялгыз калгач, авыр булды. Тәнзилә күршеләргә килеп, йорт эшләрендә булышкалап йөри иде. Беркөнне урамда очратып, миңа да йорт-җирне карашырга, кер юарга, ашарга пешерергә булышмассыңмы икән, хакын түлим, дидем. Ул ризалашты. Аның алты яшьлек улы да бар иде. Миңа булышып торды. Бөтен эшне яхшылап, пөхтә итеп эшли, уңган куллы. Ышанычлы кеше булгач, кирәк вакытта ачкычны да калдырып киткәләдем. Тәнзилә әнисе һәм туганнары белән яшәде. Эше дә юк, әниләренең пенсияләренә генә торалар. Бервакыт төнлә улы белән килеп керделәр. Өйләрендә ызгыш чыккан, синдә куныйк әле, ди. Аерым бүлмәм бар иде, шунда яшәп калдылар. Тора-бара ир белән хатын булып бергә яши башладык. Ун ел элек олы абыйның хатыны үлеп китте. Минем янга күчеп килегез, өем зур, ялгызым яшисем килми, дип чакырды. Тәнзилә аны да карады, абый аңардан бик канәгать булды. Алты ел элек риза-бәхил булып үлеп китте. Өен безгә бүләк итеп калдырды. Улыбызга хәзер 16 яшь инде. Самарада машина төзү колледжында беренче курста укый. Хатын белән өйдә икебез генә калган идек, иптәшкә кызыбыз туды. Тәнзиләгә дә, икәү генә моңаеп утырыр идек, ярый әле Ходай кыз бирде, дим. Без бик тату яшибез, ызгышуның нәрсә икәнен дә белмибез. Язмышыма сөенеп яшим. Кызымны үстереп, үз кулларым белән кияүгә дә бирәчәкмен әле, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100