Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
700 мең сум алимент бурычы җыелган Казан кешесен 20 тәүлеккә кулга алдылар
700 мең сум күләмендә алимент бурычы җыелган Казан кешесен 20 тәүлеккә кулга алдылар, дип хәбәр итә республика Суд приставлары идарәсе матбугат хезмәте.
Ир-атның рәсми эш урыны юк һәм ул алимент түләүдән качып йөргән өчен җаваплылыкка тартылган инде. Суд приставлары аны табарга тырышып караган, ләкин эзенә төшә алмаган.
Ир-атны табып сорау алгач, ул алиментларны түләвен белдергән, әмма тикшереп карагач, моның дөрес түгеллеге ачыкланган. Элеккеге хатыннарының берсе түләүләрне бөтенләй алмаган, ә икенчесенә күпмедер сумма күчкән.
Суд аны гаепле дип тапты һәм һәр закон бозу очрагы өчен унышар тәүлек арест билгеләде. Хәзер ир-ат 20 тәүлек сак астында булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз