news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

70 нче иҗат сезонын опера һәм балет театры июльдә ябачак

Аңа кадәр сәнгать сөючеләр игътибарына 3 спектакль тәкъдим ителә


(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры июль аенда 70 нче иҗта сезонын ябачак. Театрның матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, аңа кадәр сәнгать сөючеләр игътибарына 3 спектакль тәкъдим ителә.
Дж.Пуччининың “Мадам Баттерфляй” операсы концертын 8 июль көнне булачак. 10сы көнне опера сөючеләр П.Чайковскийның “Щелкунчик” балетын күрә алачак. 13 июльдә опера һәм балет театры 70 нче юбилей сезоны эшчәнлеген А.Аданның “Жизель” балеты белән йомгаклый.
Театр үзенең ишекләрен яңа сезонда быелның сентябрендә ачачак. Әйтергә кирәк, тамашачылар өчен беренче көннәрдә үк яңалык көтелә. “Мадам Баттерфляй” операсының премьерасы нәкъ менә сенбярь аена планлаштырыла. Операның режиссер-куючысы — Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Михаил Панджавидзе (Мәскәү).



news_right_1
news_right_2
news_bot