news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

7 сантиметрдан да юкарак бозга чыккан өчен штраф салына – коткару хезмәте

Юка бозда балык тотуның Татарстанда беренче корбаны бар.

(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ"). Раифа күлендә балык тотучы боз астына киткән һәм үлгән. Әлеге хәбәр Яшел Үзән районы кизү-диспетчерлык хезмәтенә 1 декабрьдә 13 сәгать 27 минутта алынган булган. Коткаручылар Казаннан 2 нче зона отрядыннан килеп, водолазлар ярдәмендә су төбе тикшерелгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерә.

Раифада яшәүче иптәше сүзләренчә, алар икәү балык тотарга килгән булган. Кинәт 59 яшьлек ир-ат боз ватылып, төшеп киткән. Ярдәм иткәндә икенчесе дә төшеп киткән, анысы чыга алган.

4 метр тирәнлектәге күлдән 59 яшьлек балыкчының мәетен алганнар. Бату сәбәбе – бозның юка, бары 3-4 сантиметр гына булуы.

Кече күләмле суднолар дәүләт инспекциясе үзәгенең Яшел Үзән хезмәткәрләре шундый фаҗигале хәлләр булмасын өчен рейдлар, әңгәмәләр үткәреп тора.

Искәртеп үтик, Татарстан Административ хокук бозулар кодексы маддәсе нигезендә 7 сантиметрдан да юка бозга чыккан өчен административ штраф салына. Гражданнарга ул 1,5 меңнән 2 мең сумга, вазифаи затларга 5 меңнән 7 мең сумга, юридик затларга 50 меңнән 70 мең сумга кадәр каралган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100