Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
7 октябрьдә ТР Милли музеена һәм аның филиалларына керү бушлай булачак
Киләсе атнада, 7 октябрьдә, казанлылар һәм шәһәр кунаклары ТР Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай бара алачак.
Акция гадәттәгечә айның беренче сишәмбесендә уза, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее (Горький ур., 10); Е.А.Боратынский музее (Горький ур., 25/28); В.И.Ленин музей-йорты (Ульянов-Ленин ур., 58); Габдулла Тукай әдәби музее (Г.Тукай ур., 74); 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы (Шейнкман тыкрыгы, 12); Шәриф Камал мемориаль фатиры белән татар әдәбияты тарихы музее (Островский ур., 15); Муса Җәлилнең музей-фатиры (Горький ур., 17); Композитор Нәҗип Җиһанов музее (Малая Красная ур., 14); Л.Н.Толстой музее (Япеев ур., 15); «Юстиция тарихы» музей-мәгариф үзәге (Һади Такташ ур., 124) – әлеге музейларга бушлай керергә мөмкин булачак.
Экскурсияләр, мастер-класслар һәм музей программалары өчен күрсәтелгән бәяләр буенча түләргә кирәк, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз