news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

7 октябрьдә өлкән яшьтәге казанлылар өчен мунча көне оештырылачак

7 октябрьдә өлкән яшьтәге казанлылар өчен мунча көне оештырылачак

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Игорь Черепанов). 7 октябрьдә өлкәннәр декадасы кысаларында пенсионерлар җәмәгать мунчасына бушлай керә ала. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан башкаласы хакимиятендә хәбәр иттеләр.

Ветераннарны Копылов, 9, Максимов, 47, Павлюхин, 41а, Иптәшлек, 27, Уң Болак, 51, 1 Май, 5, Городская, 3, 2нче Көньяк-Көнбатыш, 30, Волгоград, 14,Тукай, 103, Стадион, 1 һәм Левченко бистәсендә Ютазы, 2 адреслары буенча көтеп калалар. Аңлашылмаучылыклар килеп чыкмасын өчен пенсионерларның үзләре белән социаль статус турындагы таныклыклары булырга тиеш. Оештыручылар мәгълүматлары буенча, мунчалар гадәти режимда - 9-20 сәгатьләрдә эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot