news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

7 миллионнан артык кеше ГТО сайтында теркәлү узган

Бу хакта XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә катнашучылар белән очрашуда Россия спорт министры Павел Колобков җиткерде.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ"). 7 миллионнан артык кеше Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының "Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) сайтында теркәлү узган, дип хәбәр итте бүген XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә катнашучылар белән очрашуда Россия спорт министры Павел Колобков. Бу хакта ТАСС агентлыгы җиткерә.

"ГТО – бу безнең массакүләм спортта төп проект. Беренче тапкыр ул узган гасырның 20 нче елларында барлыкка килгән. Һәм менә 2014 елдан без аны кабат яңарттык. Бүген миңа 7 миллионан артык кешенең ГТО сайтында теркәлүен хәбәр иттеләр”, – дигән Колобков.

Ул шулай ук Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә ГТО нормативларын тапшыру өчен берничә мәйданчык барлыгын да билгеләп үткән.

Искәртеп үтик, XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале 14 октябрьдә Мәскәүдә халыкара карнавал парады белән башланды. Төп вакыйгалар 15-22 октябрьдә Сочиның Олимпийск паркында узачак. Форум 180 илдән 20 меңләп 18-35 яшькәчә булган төрле өлкә профессионалларын җыя.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100