Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
7 меңнән 40 меңгә хәтле: «Сәләт» лагерьларында ял итү өчен якынча бәяләрне атадылар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова 2025 елда «Сәләт» лагерьларында ял итү өчен якынча бәяләрне атады. Әти-әниләр өчен җәйге ялның минималь күләме 7 меңнән башлана, шул ук вакытта түләүсез ял итү мөмкинлеге дә бар.
«Болгар Туган тел» һәм башка чатырлы аланнар дәүләт тарафыннан финанслана, алар бушлай. Берничә смена районнарда уза, муниципаль берәмлекләр белән бергә чыгымнарны истә тотып һәм республикадан бүленеп бирелгән финансларга таянып андагы сменалар 7-8 меңнән башланып китә. Иң кыйбатлы смена 40 меңгә якын, ул 18 көнлек тулы профильле смена», – дип аңлатты Айгөл Габдрахманова «Татар-информ»да матбугат очрашуында.
Ул «Сәләт» лагерьларына юллама алу өчен үткәрелә торган конкурс саннары белән дә таныштырды.
«Күп еллар эшләүче аланнарга бер урынга 7-8 бала, ләкин һәр елны без яңа аланнар ачып торабыз, аларның исемнәре бик билгеле түгел, анда бер урынга 2-3 бала була», – диде Айгөл Габдрахманова.
2025 елгы җәйге сезонда «Сәләт» лагерьлары 4 меңгә якын баланы кабул итәчәк. Ял итү үзәкләре Татарстан, Башкортостан, Чувашия һәм Кырым республикаларында урнашачак. Кырым республикасында урнашкан «Сәләт – Ак Барс» базасында махсус «Сәләт – Аршан» сменасына 220 бала кабул ителәчәк.
«Сәләтле җәй – 2025» ял итү кампаниясе март аеннан башлап үз эшчәнлеген актив рәвештә башлап жибәрде. Быел 26 майдан башлап 31 августка кадәр эшләячәк 24 «Сәләт» аланында 3500дән артык бала ял итүе көтелә. Аланнарда, гадәттәгечә, портфолио нигезендә сайлап алынган төрле яшь категорияләрендәге, күп өлкәләрдә ирешкән уңышлары булган, Татарстан Республикасы районнары, мәктәпләре, Россия төбәкләре укучылары, активистлары, «Сәләт» берләшмәсенең район мәктәп клублары лидерлары катнаша алачак. Аланнарда, 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнашачак», – дип белдерде «Сәләт» яшьләр үзәге директоры.

Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз