Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
7 майда Казан урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнә
Чикләүләр “Рубин”-“Уфа” уены сәбәпле, “Казан-Арена” стадионына якын урамнарга кагыла.
(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). 7 май көнне 17:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр “Казан-Арена” стадионы тирәсендәге урамнарда транспорт хәрәкәтен чиклиләр. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов хәбәр итте.
Чикләүләр түбәндәге урамнарда булачак:
-С. Хәким урамы, Ф.Әмирхан урамыннан Чистай урамына кадәр;
-Чистай урамы, А. Бичурин урамы ягыннан килгәндә А. Бичурин урамыннан Ямашев проспектына кадәр;
-Чистай урамы, Ямашев проспекты ягыннан килгәндә Ямашев проспектыннан Адоратский урамына кадәр;
-Ямашев проспекты , Адоратский урамыннан Себер трактына кадәр;
-Гаврилов урамы, Маршал Чуйков урамыннан Чистай урамына кадәр;
-Академик Арбузов урамы, Журналистлар урамыннан килгәндә Журналистлар урамыннан Ямашев проспектына кадәр.
7 май көнне “Казан-Арена” стадионында узачак “Рубин” - “Уфа” матчына билетлар бушлай биреләчәк. Уен 19:00 сәгатьтә башлана.
Билетларны уен булачак көнне 10:00 сәгатьтән башлап алып булачак. “Казан-Арена” стадионына керү өчен җанатар билетлы булырга тиеш.
Искәртеп узабыз, тест матчына керү өчен җанатар паспорты кирәк түгел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз