news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

7 декабрь вакыйгаларда һәм шәхесләрдә

Бүген Дәүләт Эрмитажына бушлай керергә мөмкин. Әрмәнстанда 1988 елдагы Спитак җир тетрәве фаҗигасен искә алалар.

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”). 7 декабрьдә нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү.

Күренекле вакыйгалар

Татар дөньясында:

1956 елда Казан шәһәрендә Идел буе районы районы барлыкка килә.

1990 елда Горький өлкәсендә (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе) “Туган як” газетасы чыга башлый.

Газета редакторы Рифат Ибраһимов (1990-1996), журналист һәм авторлар Сафа Мостафин, Олег Әндәрҗанов (2012 елның декабреннән - баш мөхәрир), Рәисә Каюмова, Наил Җәфәров, Наҗия Жиһаншина, Рәүф Абдуллин (1996-2012 елларда баш мөхәрир) булдылар.

Редакция каршында тарихчылар һәм төбәкне өйрәнүчеләр клубы һәм Әдәби клуб эшли. “Туган як” битләрендә Сергач-Нижгар төбәгенең тарихы, истәлекле тарихи вакыйгалары турында йөздән артык язма, очерклар бастырыла, китаплар дөнья күрә.

Россиядә:

Ел саен Санкт-Петербургтагы Дәүләт Эрмитажы үзенең туган көнен 7 декабрь көнне билгеләп үтә. Эрмитажга нигез 1764 елда салына. Шул елны Екатерина II Бөек алман сәүдәгәре Иоганн Гоцковскийдан 225 рәсем сәнгате әсәрен сатып ала. Бу датага багышлап, Дәүләт Эрмитажы ел саен махсус программа әзерли. Алар “Эрмитаж көннәре” дип атала.

Шулай ук бүген һәр килүче Эрмитаждагы күргәзмәләрне бушлай карый ала.

Дөньяда:

1941 елның 7 декабрендә Япония Пёрл-Харборга һөҗүм ясый һәм АКШка сугыш игълан итә. АКШ флотына кинәт ясалган һава һөҗүме белән Япония Икенче бөтендөнья сугышына кереп китә. Япония армиясе Көньяк-Көнчыгыш Азиягә басып керә. Сугышның башы Япония өчен уңышлы була.

1988 елның 7 декабрендә 11 сәгать 41 минутта Әрмәнстанда зур фаҗига - җир тетрәү була.

30 секунд дәвамында кабатланып торган җир тетрәүләр Спитак шәһәрен юкка чыгара, Ленинакан, Кировакан һәм Степанаван шәһәрләре нык җимерелә. Барлыгы 21 шәһәр, 350 авыл (шуларның 58 тулысы белән ишелә) зыян күрә.

Җир тетрәүнең үзәге Спитак шәһәрендә була. Аның көче 10 баллга (12 баллы шкала буенча) тәңгәл була.

Белгечләр әйтүенчә, Спитак җир тетрәве вакытында җир кабыгы чатнаган урыннан чыккан энергия 10 атом бомбасы шартлауга тиң булган. Бу җир тетрәүдән чыккан дулкыннар Европа, Азия, Америка һәм Австралиядә дә теркәлә.

Рәсми мәгълүматларга караганда, җир тетрәүдән 25 мең кеше һәлак була, 140 мең кеше инвалидака әйләнә, ә 514 мең кеше йорт-җирсез кала. Республиканың 40 процент сәнәгать потенциалы эштән чыгарыла.

1996 елдан Берләшкән милләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясы тарафыннан 7 декабрь рәсми рәвештә Халыкара гражданнар авиациясе көне буларак билгеләп үтелә башлый.

Туган көннәр:

Ләбибә Хөсәения, Ләбибә Һади (Кади) кызы Хөсәения (Һадиева) (1880-1921) — Казан шәһәрендә 1904-1918 елларда эшләгән татар кызлары өчен мәктәпне ачучы һәм мөдәррисе.

1880 елның 7 декабрендә Казан губернасы Чистай өязе (хәзерге Норлат районы) Яңа Әмзә авылында туган.

1896 елга кадәр Сембер губернасы Барыш районы Терешка авылындагы миллионер Акчуриннарның йон юу фабрикасында эшче кызларны укыта. 1896 елда Мөхәммәдия мәдрәсәсе мөдәррисе Галимҗан Баруди (Галиев) чакыруы буенча, Казанга килә. Казанда беренче булып кызларны яңа ысул белән укыта башлаучы Маһруй абыстайдан җәдитчә укытырга өйрәнә. 1903 елда кызлар мәктәбе эшен оештырып алып бару тулысынча Ләбибә Хөсәения кулына күчә.

Мәхәллә байларыннан үз өенең ишегалды түренә кызлар укыту өчен мәктәп салдырып бирүгә ирешә. Бу – Казанда кызлар укыту өчен махсус салынган беренче мәктәп була. 1911 елның гыйнварында Уфага барып, Диния нәзарәтендә имтиханнан үтеп, 1911 елның 1 февралендә мөдәррислек шәһадәтнамәсен алып кайта. Мәктәпне бетергән кызлар “Мәктәптә укытырга хокуклы татар мөгаллимәсе” дигән таныклык алып чыга. Алар Казан, Уфа губерналарында, Сарытау, Мәскәү, Тамбов, Пенза, Самара, Урта Азия (бигрәк тә хәзерге Үзбәкстан, Кыргызстан) җирлегендәге татар мәктәпләрендә мөгаллимә булып эшлиләр. Л. Хөсәения мәктәбен бетергән кызлар Фатиха Аитова мәктәбендә укыта башлыйлар.

Фирдәвес Гарипова – татар ономастикасы, топонимиясе һәм гидронимиясе өлкәләрен өйрәнгән, педагоглар әзерләгән галимә. Филология фәннәре докторы (1992), профессор (1993). Татарстанның һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе (1995, 2003).

Фирдәвес Гариф кызы Гарипова 1941 елның 7 декабрендә ТАССРның Биектау районы Кодаш авылында туган.

1974 елдан – ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында (СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты) 40 еллап фәнгә хезмәт итә. 1976 елдан Казан дәүләт педагогия институтында студентларга хәзерге заман татар әдәби теле (лексикология), татар әдәби теле тарихы, татар теленең тарихи грамматикасы буенча белем бирә, югары уку йортлары өчен дәреслекләр, методик ярдәмлекләр яза.

Фирдәвес Гарипова татар авыллары тарихын (ә алар 900дән артып киткән), сулыкларның географик атамаларын өйрәнеп, аларның исемнәренең килеп чыгышы турындагы күп санлы китаплары һәм массакүләм мәгълүмат чараларында язмалары һәм чыгышлары белән танылган, гомумән, татар ономастикасы, топонимиясе һәм гидронимиясе өлкәләрендә абруйлы белгеч, 2 дистәдән артык монография һәм сүзлек язып бастырган.

Фирдәвес Гарипова 2014 елда, 4 ноябрьдә Казанда вафат булды. Биектау районының Олы Битаман авылы зиратында җирләнде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100