news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

7 айда Россиягә пальма мае кертү 12 процентка арткан

Росстат мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 7 аенда Россиягә 477 мең тонна пальма мае кертелгән.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Агымдагы елның гыйнвар-июль мәгълүматлары буенча Россиягә пальма мае кертү 12 процент чамасы арткан дип яза «Российская газета».

Росстат мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 7 аенда Россиягә 477 мең тонна пальма мае кертелгән. Узган ел әлеге чорындагы күрсәткеч 890 мең тонна чамасы булган, хәзер ул азрак.

Бу халыкның кереме кимү, базарда башка "составында сөт булган арзанрак продуктлар" популярлыгы белән бәйле дип ачыклык керткән «Союзмолоко» башкаручы директоры Артем Белов.

2016 елның беренче яртысында пальма мае импорты шулай ук 12 процент тәшкил иткән, ул вакытка Россиягә 409 мең тонна продукт кертелгән.

Быел Хөкүмәт федераль бюджетны арттыру, шулай ук майлы продуктлар куллануны киметү өчен, башка продуктлар белән беррәттән, пальма маена да акциз кертү ихтыяҗы турында фикер алышты. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы бу инициативаны хуплаган һәм пальма мае булган продуктлар "эре хәрефләр" белән маркаланырга тиешлеген билгеләп үткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100