Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
7 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Камал театры 25 ел элек тамашачы йөрмәгән спектаклен видеодан күрсәтте, Илдар Гыйльметдинов республиканың дәүләт телләре мәҗбүри булырга тиеш, диде.
Илдар Гыйльметдинов: Республиканың дәүләт телләре мәҗбүри булырга тиеш / "Туган телләр буларак алар вариатив өлештә булырга тиеш, син аларны өстәмә рәвештә өйрәнәсең”, - дип исәпли Илдар Гыйльметдинов.
Арча якташлыгы егерме еллык юбилеен уздырды / "Телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне онытмыйча, рухыбызны баетып яшәүче Арча халкы белән горурланам", - диде Гөлзадә Сафиуллина.
Мәскәүдә татар-башкорт җырчыларын берләштергән "Дуслык күпере" фестивале ачылды. "Безнең максат - тамашачыга рухи азык бирү һәм үзебезнең җырларны ирештерү, дуслык җепләрен ныгыту", - диде Фидан Гаффаров.
“Казан-Арена” майда дөнья чемпионаты оештыру комитетына эксклюзив куллануга күчә / Футбол буенча 2018 елгы Дөнья чемпионатының алты матчы Казанда узачак.
“Кызыл таң” гәзитенең юбилеенда матбугат тиражы өчен борчылу үзәктә торды / Уфада нәшер ителүче “Кызыл таң” республика гәзите 100 еллык юбилеен билгеләп узды.
Кукмарада вәгазь кичәсе узды / "Затлы машина алгансың, әмма бу дөньядагы ахыргы "транспортың” – сине зиратка кадәр илтүче тагарак булуын да онытма", - дип сөйләгән хәзрәт.
Камал театры 25 ел элек тамашачы йөрмәгән спектаклен видеодан күрсәтте / Шекспирның “Ромео һәм Джульетта” спектакле 1991 елда куелган.
Римзил Вәлиев "Идел" журналында эшләгәндә тиражны арттыру өчен антипиар ясаганын әйтте / "Идел" журналын чыгара башлаганда тышлыгына шәрә кыз сурәте куйдым, ди басманың элеккеге мөхәррире.
“Рубин” Казанда “Әхмәт” командасын җиңде / Корбан Бердыев матч алдыннан командада кадрлар проблемасы булуын әйтте.
Әзһәр Шакиров татар язучысының трагедия жанрын язмавын милләт үсешендә тоткарлык дип саный / Камал театрының Кече залында Шекспирның “Ромео һәм Джульетта” спектакленең видеосы күрсәтелде.
Чаллыда татарча көрәш һәм кул көрәше буенча мөселман яшьләренең берләшкән турниры бара / Татарстан Диния Нәзарәте кубогы һәм Хаҗга юллама өчен республиканың 19 районыннан һәм Башкортостаннан йөздән артык спортчы көч сынаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз