news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

7-9 сентябрьдә татар тарихчылары Омск өлкәсенең Тара районында булачак

«Себер һәм Урал төбәкләрендәге татарларны без бер халык дип таныйбыз һәм аларның милли мәнфәгатьләрен кайгыртуда ярдәм итәргә тиешбез», — диде тарихчы Альберт Борһанов.

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 7-9 сентябрьдә VI Бөтенроссия Туган якны өйрәнүчеләр форумы кысаларында татар тарихчылары Омск өлкәсенең Тара районында булачак.

Алдарак хәбәр ителгәнчә, 4-10 сентябрьдә 150 татар тарихчысы Омск һәм Свердловск өлкәләрендә VI Бөтенроссия Туган якны өйрәнүчеләр форумына җыелачак. Татарлар яшәгән урыннарга галимнәрнең сәфәре турында «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә тарихчы Альберт Борһанов сөйләде.

«Омск өлкәсенең Тара шәһәрендә татарлар күп яши. Анда ике мәчет бар. Шуңа да карамастан, татарларның милли проблемалары җитәрлек. Элекке татар сәүдәгәрләренең йортлары сакланган, ләкин аларга реставрация кирәк. Кайбер татар йортлары башка милләт кешеләренә бирелгән. Музейларда татар материаллары күрсәтелми», — диде Альберт Борһанов.

Альберт Борһанов Тара шәһәренә сәфәрне татар тарихчыларының сәяси бурычы дип саный. «Татарны уяту, күтәрү кирәк. Себер һәм Урал төбәкләрендәге татарларны без бер халык дип таныйбыз һәм аларның милли мәнфәгатьләрен кайгыртуда ярдәм итәргә тиешбез», — диде ул.

Сәфәрне оештыручыларда милли проблемаларны берләшеп күтәрү җирле хакимияткә йогынты ясар һәм әлеге мәсьәләләр хәл ителер дигән ышаныч бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100