news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

7.07.2017: бәхетле көндә 21 әлмәтле гаилә корды

Күпләр җиде саны бәхет китерә дип тапкан.

(Әлмәт, 8 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Бүгенге көн яшьләр арасында аеруча популяр - 7.07. 2017. Шунлыктан өйләнешергә теләгән парлар саны да арткан, дип яза җирле басма.

Әлмәттә 21 пар үзләренең никахларын теркәргә уйлаган. Әлеге сан башка көннәргә караганда күбрәк икән. Күпләр җиде саны бәхет китерә дип тапкан. Әлеге мәгълүматлар Әлмәт ЗАГС идарәсеннән алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot