Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
68 яшьлек ир-ат Казанда үз өендә янып үлгән
Янгын Тынычлык бистәсендәге бер катлы кирпеч йортта чыккан.
(Казан, 4 май, «Татар-информ»). 68 яшьлек ир-ат Казанда үз өендә янып үлгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Тынычлык бистәсенең 1нче Земляничная урамындагы 6нчы йортта янгын чыгуы хакындагы хәбәр 112 бердәм номерына бүген төнге икеләр тирәсендә килгән.
Ут белән көрәшүчеләр урынга килгәндә, бер катлы кирпеч йортны ут камап алган була инде. Янгын аш һәм торак бүлмәсен – тулысынча, өйнең түбәсен өлешчә юк иткән.
Янгынны сүндергәч, ут белән көрәшүчеләр кисәүләрне аралаган вакытта бер бүлмәдә ир-ат мәетенә юлыга.
Янгынның башлангыч сәбәбе – электр җиһазларын урнаштыруда һәм эксплуатацияләүдә кагыйдәләрне бозу.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз