news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

66761 кеше инвалидлыгын тану мәсьәләсе буенча былтыр ТР буенча медицина-социаль экспертиза Баш бюросына мөрәҗәгать иткән

Инвалидлыкка китергән авырулар арасында кан әйләнешенә бәйлеләре беренчелектә

(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Министрлар Кабинетында инвалидлар мәсьәләсенә кагылышлы сөйләшүдә ТР буенча медицина-социаль экспертиза Баш бюросы җитәкчесе Ригель Низамов журналистларны статистик белешмә белән таныштырды.

Идел буе федераль округы төбәкләре буенча олылар арасында беренче тапкыр инвалидлык дәрәҗәсе былтыр 10 мең кешегә Татарстанда уртача 64,8 (2010 елда – 75,6) булган, Башкортстанда – 70,5 (2010 елда – 68,0), Марий Элда – 79,6 (2010 елда – 86,4), Удмуртиядә – 75,4 (2010 елда – 86,7), Түбән Новгород өлкәсендә – 72,0 (2010 елда – 73,6), Киров өлкәсендә – 108,0 (2010 елда – 121,2).

Аерым алганда, Татарстанда былтыр инвалидлыгын тану мәсьәләсе буенча ТР буенча медицина-социаль экспертиза Баш бюросына 66761 кеше мөрәҗәгать иткән (2010 елда – 72904). Шуларның былтыр 21547се беренче тапкыр әлеге гозер белән мөрәҗәгать иткән һәм 20408е инвалид дип танылган (2010 елда – 24824/23830), кабат 45214 авыру мөрәҗәгать итеп, аларның 32850сенең инвалидлыгы расланган (2010 елда – 48080/34976). Шул рәвешле, баш эксперт Ригель Низамов сүзләренчә, былтыр тәүге мөрәҗәгать иткән 94,7 (2010 елда – 96,0) процент авыруның инвалидлыгы танылган, кабат килүчеләрнең - 72,5 (2010 елда – 72,7) процентының.

Инвалидлыкка китергән авырулар арасында кан әйләнешенә бәйлеләре беренчелектә, төгәлрәге, 38 процент тәшкил итә, яман шеш – 21,8 процент, сөяк-мускул системасы авырулары – 9,8 процент, психик авырулар - 6 процент, авыр тән казасына дучар булу һәм агуланулар – 5 процент һ.б.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot