news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

60нчы еллар татар интеллигенциясенә багышланган яңа документаль спектакль әзерләнә

Спектакль Әлфия Әфзалова, Илһам Шакиров истәлекләренә, шулай ук чул чорны ачыкландыручы кайбер пьеса өзекләренә таянып куелачак.

60нчы еллар татар интеллигенциясенә багышланган яңа документаль спектакль әзерләнә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Режиссер, "D'әrt" һәвәскәр труппа җитәкчесе Әминә Миндияр һәм журналист, музыкант Рәдиф Кашапов 60нчы еллар татар интеллигенциясенә багышланган яңа документаль спектакль куярга җыена. Бу хакта режиссер "Татар-информ"га үзе хәбәр итте.

Әлеге вакытта спектакль идеясе тулыландырылып килә. Режиссер әйтүенчә, спектакль Әлфия Әфзалова, Илһам Шакиров кебек татар сәнгатенең мәшһүр шәхесләре истәлекләренә, шулай ук чул чорны ачыкландыручы кайбер пьеса өзекләренә таянып куелачак.

Моңа кадәр режиссер белән журналист тандемы узган елның декабрендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актер йорты сәхнәсендә "Чаткылар" исемле беренче документаль спектакле тәкъдим итте.

Спектакльдә сүз егерменче гасыр башында татар җәмәгатьчелегендәге үзгәрешләр турында бара иде. Спектакль тамашачыларның һәм белгечләрнең уңай тәнкыйтенә ия булды.

Яңа спектакль бу елның яз башында дөнья күрәчәк, дип өметләнә Әминә Миндияр.

news_right_1
news_right_2
news_bot