news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

600ләп милләттәш катнашында БТК БКның киңәйтелгән утырышы булды

Бүген шулай ук, “Татарстанның эшлекле партнерлары” форумы 4 мәйданчыкта эшен башлады

 (Казан, 5 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2014 елда татар иҗтимагый берләшмәләре эшенә нәтиҗәләр чыгару һәм 2015 елга эш юнәлешен билгеләүгә багышланган киңәйтелгән утырышы уздырылды. “Татар-информ” алдан ук хәбәр иткәнчә, анда Россия Федерациясенең 54 төбәгеннән, 18 ерак һәм якын чит илләрдән барлыгы 600 ләп кеше катнашты, шуларның 400е – бизнес вәкилләре. Катнашучылар арасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев, хакимият вәкилләре, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре һ.б. бар иде.

Утырышны БТК БК җитәкчесе Ринат Закиров ачып җибәрде. Ул утырышка җыелучыларга үз төбәкләрендә татар телен, татар милләтен сакларга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтләрен җиткерде. "ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кайда гына булмый, кайда гына очрашулар оештырмый. Ул нинди төбәктә генә булмасын, татар рухы, татар факторы барлык җирдә дә сизелә", - диде ул киңәйтелгән утырышка җыйналучыларны сәламләп.

Үз докладында конгресс җитәкчесе быел бу киңәйтелгән утырышка күбрәк татар эшмәкәрләре җыелуын искәртте һәм аларның татар халкы ихтыяҗлары буенча матди ярдәм күрсәтүен ассызыклады. Узган гасырда мәгариф, мәдәният өлкәсендә татар байларының милләткә ярдәм итүе хакында да сүз булды. Ринат Закиров Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының узып баручы елда эшләнгән эшләренә хисап тотты. Үз чыгышында шулай ук ТР Президентына рәхмәтләр әйтте һәм Татарстанда Президент атамасын сакларга кирәклегенә игътибарын юнәлтте.

Анардан соң дини берләшмәләрнең эшен координацияләү комиссиясе җитәкчесе Рәфыйк Мөхәммәтшин комиссия утырышы нәтиҗәләре белән чыгыш ясады. Кичә уздырылган комиссия утырышында милли һәм дини аң системасы бербөтен булып, яшьләрдә дин һәм милләткә карата кызыксыну уяту, милли оешмаларның дини гореф-гадәтләргә мөнәсәбәтен уңай якка үзгәртү, Татарстаннан читтәге төбәкләрдә мәктәпләрдә укучы кызларга яулык бәйләүне тыю мәсьәләләрен чишү кебек сораулар кузгатылган. Татар хатын-кызларының киенү рәвеше хакында да фикерләрен яңгыратты комиссия рәисе. "Кара яулык һәм кара күлмәк кигән хатын-кызның эчке хәләте, чыннан да, миллиме икән? Татар мөселман яшьләрен милли төсмердә киенергә өйрәтергә кирәк", - дип саный ул. Комиссия утырышында дини белем бирү, дини дәреслекләр язу хакында да сүз булуын хәбәр итте Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Халыкара мөнәсәбәтләр һәм кеше хокуклары комиссиясе рәисе Венера Вагыйзова исә комиссия утырышында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына кагылган мәсьәләләрнең, чит илләрдә милли көрәш буенча секцияләр оештыру, авыру татар балаларына матди ярдәм күрсәтү өчен иганәчеләрне җәлеп итү, татарлар яшәгән чит илләрдә өстәмә иҗтимагый оешмалар булдыру һ.б. сорауларның комиссия утырышында каралуын хәбәр итте.

Шулай ук, татарлар яшәгән төбәкләрдә эшмәкәрлекне һәм икътисади элемтәләрне үстерү комиссиясе, милли мәгариф һәм фән комиссиясе, БТК БК каршындагы ММЧ комиссиясе, татар милләтенең стратегик үсеше комиссиясе утырышлары нәтиҗәләре белән дә һәрбер комиссия җитәкчесе таныштырып узды.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбриз Яруллин әлеге оешманың эшчәнлеге белән таныштырды һәм узып баручы елга нәтиҗәләр ясады. "Яшьләр хәзер бик актив, кызыклы, үзенчәлекле, милләт өчен файдалы идеяләре бар һәм аларны тормышка ашыру өчен грантлар булдырылсын иде", - дигән тәкъдим белән чыкты.

Киңәйтелгән утырышта башка делегатлар да чыгыш ясады. Чыгыш ясарга теләүчеләр саны 40 тан артык иде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова татар мәдәниятен саклап калу һәм үстерүгә зур өлеш кертүләре, күпьеллык хезмәтләре өчен “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелүче 3 делегатны тәбрикләде.

БТК БК рәисе Ринат Закиров шулай ук берничә делегатка Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитет медальләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Киңәйтелгән утырыш, булган тәкъдимнәрне искә алып, резолюция кабул итү белән тәмамланды.

Бүген шулай ук, “Татарстанның эшлекле партнерлары” форумы 4 мәйданчыкта эшен башлады. “Татарстан” сәүдә йортларының, ТРның сәүдә-икътисади һәм даими вәкиллекләренең РФ төбәкләре, чит илләр белән хәзерге заман шартларында социаль-икътисади һәм мәдәни элемтәләрне киңәйтүдәге роле турында “Казан” милли мәдәният үзәгендә зур сөйләшү булыр дип көтелә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында татар эшмәкәрләре һәм аларның аграр секторда чит илдән кертелә торган продукция урынына илебездә товар җитештерү, ягъни импортны алыштыру буенча ТР структуралары белән хезмәттәшлеге карала. Муниципаль берәмлекләрнең сәнәгать парклары һәм ТРның инвестицион сәясәтен киңәйтүдәге роле ТР Мәдәният министрлыгы бинасында булачак чарада бәяләнә. ТРда яңа IT-технологияләр һәм аларны РФ төбәкләренә гамәлгә кертү тәҗрибәсе IT-парк мәйданчыгында барлана. Кичен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында мәдәни программа буларак "Казан" бию ансамбле концерты тәкъдим ителә.

“Татарстанның эшлекле партнерлары” форумының пленар утырышы исә иртәгә көндезге 11 дә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында була. Кичен И. Зәйниев әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Әрем исе” спектакле тәкъдим ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot