Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
60 яшьтән өлкәннәргә «Спутник V» вакцинасын ясарга рөхсәт иттеләр
Вакцинация Россиянең барлык төбәкләрендә дә башланды.
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Яңа коронавирус инфекциясенә каршы «Спутник V» прививкасын 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә ясарга рөхсәт иттеләр. Бу хакта «Россия 24» телеканалы эфирында Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко әйтте.
«Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина куллануы күрсәтмәсенә үзгәрешләр кертүне хуплады. Шулай итеп 60 яшьтән өлкән гражданнар да хәзер коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация уза ала», — диде министр.
Михаил Мурашко әйтүенчә, тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, бу препарат өлкән яшьтәгеләр өчен куркыныч түгел, дип яза «Известия».
Вакцинация Россиянең бөтен төбәкләрендә дә башланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз