news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

60 яшьтән өлкән пассажирлар поездларда Россия буенча бер ай ташлама белән йөри ала

Акция Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелә.

60 яшьтән өлкән пассажирлар поездларда Россия буенча бер ай ташлама белән йөри ала
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). 60 яшьтән өлкән пассажирлар поездларда Россия буенча  бер ай ташлама белән йөри ала. Акция 1 октябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара өлкәннәр көненә багышланган. Бу турыда Россия тимер юллары матбугат хезмәте хәбәр итә.

Купе вагоннарына 50 процент ташлама - 29 һәм 30 сентябрьдә, шулай ук 1 октябрьдә гамәлдә булачак. Ул өстәмә хезмәтләргә кагылмый.

1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр акция буенча сәфәр кылырга мөмкин булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot