news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

60 проценттан артык россияле "Евровидение-2017"дә Россиягә катнашырга кирәк дип саный

Россия катнашучысы икенче ярымфиналда чыгыш ясаячак.

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Сораштыру вакытында 60 проценттан артык россияле "Евровидение-2017"дә Россия катнашырга тиеш дип белдергән.
Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Сораштыру вакытында 60 проценттан артык россияле илләр арасында багланышлар катлаулы булуга карамастан, Россия Украинада "Евровидение-2017"дә катнашырга тиеш дип саный.

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) сораштырулары нигезендә, быел Украинада узачак "Евровидение"дә Россия конкурсанты катнашырга тиеш дип, сораштырылучыларның 64 проценты белдергән. Каршы булучылар - 30 процент.  2016 елның маенда сораштырылган россиялеләрнең бары 37 проценты Россиянең "Евровидениедә" катнашу идеясен хуплаган булган. Каршылар 52 процент булган.

Сораштыру мәгълүматлары буенча, конкурсның финал трансляциясен 41 процент сораштырылучы карарга ниятли. Бәйгегә 51 процент россияле уңай бәя бирә.

2016 елда Җамала Стокгольмда "1944" җыры белән җиңгәннән соң, Украина  "Евровидение-2017"не кабул итү хокукын алды. Оештыру комитеты конкурсны Киевта уздырырга карар кылды. "Евровидение"нең финалын 13 майда үткәрү ниятләнә, ярымфиналы 9 һәм 11 майларда узачак. Жирәбә салу нәтиҗәләре буенча, Россия катнашучысы икенче ярымфиналда чыгыш ясаячак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100